Хәвеф-хәтәр
24 Ноября 2025, 10:56

Русияле Бали утравында суррогат алкоголь эчеп үлгән

Туристны елан тешләгән дигән мәгълүмат – фейк.

Русияле Бали утравында суррогат алкоголь эчеп үлгәнРусияле Бали утравында суррогат алкоголь эчеп үлгән
Русияле Бали утравында суррогат алкоголь эчеп үлгән

32 яшьлек  Андрей BIMC Nusa Dua хастаханәсенә 19 октябрьдә эләккән —суррогат Бали аракысын эчкәннән соң. Туристлар Балида суррогат алкоголь белән агулануның берничә очрагы турында хәбәр итә - алар сүзләренчә, хәтта яхшы оешмаларда да барменнар хәзер актив рәвештә алкогольне суррогатка алыштыралар.

Андрей госпитальгә килгәч комага кергән, аны үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә күчергәннәр. Комада һәм тормышны тәэмин итү аппаратларында русияле бер ай уздырган. Аңа берничә тапкыр «баш мие үлеме» диагнозын куйганнар.

16 ноябрьдә балига туристны Русиягә эвакуацияләү өчен һәлакәт медицинасы бригадасы килгән, ләкин пациентның авыр хәле аркасында аны җирле клиникада калдырырга карар кылганнар. Һәлак булучының дуслары раслаганча, аны башка хастаханәгә күчерергә тырышканнар, ләкин табиблар ике тапкыр баш тартканнар.  Андрейны нәтиҗәдә 21 ноябрьдә башка хастаханәгә күчерәләр, ләкин соң була: икенче көнне ул вафат була. Дәвалануга туганнары якынча 100 мең доллар (8 млн сумга якын) сарыф иткән. Бүген Андрейның гәүдәсен кремациялиләр.  

Чыганак: SHOT телеграм каналы

Русияле Бали утравында суррогат алкоголь эчеп үлгән
Русияле Бали утравында суррогат алкоголь эчеп үлгән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас