Хәвеф-хәтәр
24 ноябрь 2025, 05:13

Кош гриппы вирусыннан беренче үлү очрагы теркәлгән

Русиядә кошчылык фабрикалары хезмәткәрләре артыннан контроль алып барыла. Бу  дөньяда кешенең беренче тапкыр H5N5 кош гриппы вирусыннан үлү очрагы белән сәбәпле.

Кош гриппы вирусыннан беренче үлү очрагы теркәлгәнКош гриппы вирусыннан беренче үлү очрагы теркәлгән
Кош гриппы вирусыннан беренче үлү очрагы теркәлгән

Тарихта беренче тапкыр H5N5 кош гриппы вирусының кешегә йогу очрагы АКШта теркәлгән. Кичә пациент вафат булган.

Элегрәк бу вирус Европа илләрендә, шулай ук АКШ һәм Канадада кыргый кошларда даими рәвештә ачыклана иде.

Роспотребнадзор хәлне контрольдә тота: кош-корт белән контактта булган кешеләрне күзәтү алып барыла, ә чиктә эпидемиологик хәлләре начар булган илләрдән килүчеләрне авыру билгеләре белән ачыклау өчен «Периметр» системасы эшли.

Чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас