Хәвеф-хәтәр
24 Ноября 2025, 06:02

Ике бала елгада боз астына төшеп киткән

Новосибирскида ике бала елгада боз астына төшеп киткән

Ике бала елгада боз астына төшеп киткәнИке бала елгада боз астына төшеп киткән
Ике бала елгада боз астына төшеп киткән

Бәхеткә, аларның берсен шаһитлар коткарган.

10 һәм 12 яшь ике малай  Иня елгасының юка бозы астына баткан.

Берничә шаһит тиз арада кулдан ясалган бау үреп, бер баланы тартып чыгарган.

Битараф булмаган коткаручылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, баланың бауга ныклап  тотынганын көтеп,  баланы ышанычлырак урынга тартып чыгарган.

МЧС хезмәткәрләре килгәндә малайларның икенчесе инде боз астына  китеп өлгерә.  Водолазлар аның гәүдәсен икенче көнне генә таба.

Әлегә елга-буаларда боз катламы бик юка! Балаларга күз-колак булыгыз!

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас