+18 °С
Ясно


Республиканың Благовещен районында “Шевроле” руле артындагы 30 яшьлек водитель каршы юл полосасына чыккан да “Генезис G80” белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән “Шевроле”га ут капкан.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Шевроле” водителе һәм аның пассажирын төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә илткәннәр. Авария урынында дәүләт автоинспекциясе инспекторлары һәм башка хезмәтләр эшли. Авария сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru