

Новосибириск өлкәсенең Искитим районында биш яшьлек балага сөннәтләү процедурасы урынына бүсеренә операция ясаганнар. Бу хакта Mash Siberia Телеграм-каналы язган.
Баланың әтисе сөйләвенчә, аның улы үзәк район дәваханәсенә картәнисе белән барган. Сөннәткә утырту вакыты билгеләнгән булган.
Әмма бала артыннан әти-әнисе килгәч, алар малайның корсагында бинтлар күргәннәр. Ата кеше бу хәл ничек булганын белергә теләп дәваханә мөдиренә мөрәҗәгать иткән. Мөдир, имеш, аның белән дорфа сөйләшкән һәм барлык сораулар буенча хирургка җибәргән.
Хирург исә балада бүсер күрүен һәм башта аны алып ташларга карар иткәнен сөйләгән.
Хастаханәнең баш табибы ата-аналарга ата-аналарга шикаять язарга киңәш иткән, алар Тикшерү комитетына ваемсызлык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ата кеше хастаханәдә карточкаларны бутаганнар дип уйлый.
Чыганак: lenta.ru