

Җинаять 7 ноябрь төнендә була. Сабыйның гәүдәсен ике атна узгач табалар, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә. Билгеләп үтелгәнчә, баланы үтергән ана гәүдәне сумкага яшергән, аннары аны диван тартмасына тыккан.
РЕН ТВ чыганагы мәгълүматлары буенча, кыз югалганнан соң аны әбисе эзли башлый. Ул опека органнары белән элемтәгә кергән. Төбәк эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ПДН хезмәткәре шул ук көнне урынга чыккан, әмма аңа беркем дә ачмаган, ә күршеләр гаиләләрен бер атна чамасы күрмәгәннәре турында сөйләгәннәр. Кабат баргач, квартира ишеген ватып, ачалар. Диван тартмасында хокук саклаучылар баланың таркала башлаган гәүдәсен тапкан. Бу вакыт эчендә үтерелгән кызның 38 яшьлек әнисе кунакханәгә качкан.
Аны тоткарлыйлар. Хатын үз кызын аңлы рәвештә буып үтерүен таныган. Җинаять эше кузгатылган. Элегрәк үтерелгән баланың әнисе ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен исәпкә куелган булган. Хатын-кызны шулай ук балигъ булмаганнарны наркотиклар куллануга этәргән өчен хөкем иткәннәр.