

Shot ка һәлак булган малайның әти-әнисе сөйләгәнчә, алар еш кына ике яшьлек улы Володя белән сәяхәт иткән: күптән түгел Таиландка, Балига барганнар, аннары Малайзиягә киткәннәр.
Фаҗига узган шимбәдә булган. Медуза һөҗүменнән соң ук әтисе баланы судан чыгара, коткаручыларны табарга тырыша, ләкин пляжда алар булмый.
Беренче ярдәмне очраклы шаһитлар күрсәткән. Баланы дәваханәгә әти-әнисе үзе илткән. Кызганычка каршы, анда ике яшьлек малай вафат була. Үлем сәбәбе – агулану.
Ике яшьлек Володя үлгәннән соң гына җирле хакимият тикшерү үткәрә башлаган һәм туристларны коену куркынычы турында кисәтеп, табличкалар һәм будкалар урнаштырган. Володяга 2 яшь һәм 8 ай була, ул гаиләдә бердәнбер бала булган.