Хәвеф-хәтәр
20 Ноября 2025, 11:14

Ана белән бала машинада тереләй янып үлгән

Краснодарда коточкыч авария.

Ана белән бала машинада тереләй янып үлгәнАна белән бала машинада тереләй янып үлгән
Ана белән бала машинада тереләй янып үлгән

BMW дагы егет, полицейскийлар кууыннан китеп, гаиләсе белән китеп барган Volkswagen автомобиленә  зур тизлектә барып бәрелгән.

Шаһитларның янгынны сүндерергә тырышуларына карамастан, ана белән бала машинада тереләй янып үлгән. Барлыгы өч кеше һәлак булган.

SHOT мәгълүматлары буенча, авария Ростов шоссесында була. Анда BMW һәм Volkswagen Jetta бәрелешкән. BMW полиция кууыннан качарга тырышып, Jetta га барып бәрелә, ул әйләнә һәм яна башлый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас