Хәвеф-хәтәр
19 Ноября 2025, 10:23

Стәрлетамакта «БМВ» машинасы яшь кызларны таптаган, берсе үлгән

Стәрлетамак дәваханәсендә исерек йөртүче идарә иткән BMW X5 машинасы бәрдергән 18 яшьлек кыз үлгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.  

Стәрлетамакта «БМВ» машинасы яшь кызларны таптаган, берсе үлгәнСтәрлетамакта «БМВ» машинасы яшь кызларны таптаган, берсе үлгән
Стәрлетамакта «БМВ» машинасы яшь кызларны таптаган, берсе үлгән

Авария 12 ноябрьдә Ленин проспектында була. 30 яшьлек ир-ат җиңел машинада җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган ике дус кызны бәрдерә. Шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача.

Кызларның берсе җиңелчә имгәнә, медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәрәләр. Икенче кызны коткарып кала алмыйлар.

BMW X5 йөртүчесен кулга алганнар. Ул өреп чыгарган һавада 0,809 миллиграмм алкоголь булуы ачыкланган. Ир-атны исерек килеш рульгә утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Хәзер ул тикшерү изоляторында, диелә хәбәрдә.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас