

Новосибирск өлкәсенең Коченев эшчеләр поселогында һушын югалткан 13 яшьлек үсмер янына ашыгыч ярдәм сәгать ярым килгән, аны коткара алмаганнар. Бу хакта Ngs.ru порталы яза.
Бу фаҗига октябрьдә булган. Малай дуслары белән тышта уйнап йөргәндә үзен начар хис иткән. Узгынчылар медикларны чакырткан һәм ашыгыч ярдәм подстанциясенә озак вакыт дәвамында шалтыраткан. Җирле халык сүзләренчә, ашыгыч ярдәм станциясеннән малай егылган урынга килергә 10 минут чамасы вакыт җитә, әмма сәгать ярым эчендә ярдәм булмаган.
Новосибирск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында Коченевтагы хастаханә эшен тикшерә башлаганнар дип билгеләделәр.
Ведомство матбугат хезмәтендә өстәп әйтүләренчә, Коченев үзәк район хастаханәсе 2021, 2022 һәм 2025 елларда җиһазландырылган «В» класслы автомобильләр алган.
Чыганак: lenta.ru