

Бу хакта БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Башинформ».
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре санаулы минутлар эчендә килеп җитеп, янгынны сүндерүгә керешкән.
Йортта 4 балалы гаилә яшәгән. Мансард катында йоклап яткан 16 яшьлек үсмер шатырдау тавышы һәм төтен исенә уянган, янган стенаны күргән һәм, башкаларны уятырга дип, аскы катка йөгергән. Барысы да чыгып өлгергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.
Хәзер урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре эшли. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, диелә хәбәрдә.