

“Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә, Октябрьский шәһәрендә 16 ноябрь төнендә 19 яшьлек кыз белән бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Кафе янында ул 21 яшьлек егет һәм “ВАЗ-2106” руле артындагы 19 яшьлек дусты белән танышкан. Алар икенче күңел ачу урынына юлланган, анда күпмедер вакыт үткәргәч, танышларын ияртеп беренче кафе янына әйләнеп кайтканнар.
“Килеп туктагач, барысы да чыккан, ә водитель артында утырган исерек кыз йоклап киткән булган. 19 яшьлек егет үзенең 21 яшьлек дустыннан машинаны икенче урынга күчереп куюын сораган. Водитель кузгалып киткән, кинәт кенә борылган урында салондагы кыз машинадан юлга төшеп калган. Егет моны хәтта сизмәгән, чөнки кызның машинада калуын белмәгән, ул аны барысы белән бергә төшкән дип уйлаган, бар көченә акырткан музыка аркасында берни ишетмәгән”, – дип сөйләгән бу хакта агентлык чыганагы.
Күп тә үтми ул машинасында кире шул урынга әйләнеп килгән, чөнки кыз белән бергә аның телефоны да төшеп калган. Бу вакытка танышлары кызны җирдән торгызып алып киткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу хакта сорашкач, машинадан төшеп калган кыз барысын да раслаган, аның беркемгә карата да дәгъвасы юк.
Ә менә социаль челтәрләрдә бу хәлнең икенче версиясе тарала башлаган. Имеш, чит ил кешеләре балигъ булмаган кызны төнге клуб яныннан урлап киткән дә, аны наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткәннәр, соңыннан машинадан ыргытып калдырган. Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, бу имеш-мимешләр дөрескә туры килми.
Чыганак: bashinform.ru