+21 °С
Болытлы


БР ГАИ мәгълүматлары буенча, 44 яшьлек автоледи светофорның кызыл сигналына туктаган автомобильгә бәрелгән.
Килгән полиция хезмәткәрләре хатын-кызның исерек булуын, ә аның машина йөртү таныклыгы ялган булуын ачыклаган.
Автомобиль тоткарланган һәм махсус тукталышка урнаштырылган. Машина йөртүчегә исерек килеш йөргән өчен зур штраф һәм хокукларыннан мәхрүм итү яный.
Моннан тыш, аңа карата ялган документ куллану өчен җинаять эше кузгатырга мөмкиннәр.