Хәвеф-хәтәр
18 Ноября 2025, 07:34

Өч рюмка ликёр эчкән кызны ашыгыч ярдәм алып киткән

Баланың организмы моңа әзер булмаган, күрәсең. 

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Белгородта 15 яшлек кызны бардан 3 шот (Шот  (shot) – 20дән 50 мл.га кадәр күләмдәге зур булмаган алкоголь порциясе, ул махсус  кечкенә стаканда – шот яисә рюмкада – бирелә. Авт.) лимончелло эчкәннән соң ашыгыч ярдәм алып киткән.

9нчы сыйныфта укучы кыз дуслары белән “Гастробар 360”та ял иткән. Анда үсмерләргә алкоголь сатканнр. Өч рюмкадан соң укучы кызның башы әйләнгән һәм ул аңын югалткан. Бардагылар шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан, медиклар үсмерне госпитализацияләгән.

Капельницадан соң үсмер кыз хастаханәдә калмаска уйлаган, өенә кайтып киткән.

Полиция хезмәткәрләре сыраханәдә тикшерү башлаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас