

Подмосковьеда 15 яшьлек кыз энә йоткан, аны Рошаль исемендәге балалар фәнни-клиник үзәгендә коткарганнар.
Үсмер кызның әти-әнисе ашыгыч рәвештә дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Балага ят җисемне алу буенча эндоскопик операция ясаганнар: эндоскопик кыскычлар, туры ларингоскопия өчен кылычсыман җайланма һәм хирургия кыстыргычы ярдәмендә табиблар сак кына энәне эләктереп бугаздан алган.
Диагностика һәм дәвалауның эндоскопик ысуллары бүлеге мөдире Александр Иноземцев аңлатуынча, укучы кызга операцияне бер кисемсез башкарганнар.
Чыганак: lenta.ru