Хәвеф-хәтәр
18 Ноября 2025, 06:03

14 яшьлек малай җенси органын кискән

Әстәгъфирулла!

Воронежда 14 яшьлек үсмер үзенең җенси органын кискән. Бу хакта Baza үзенең Телеграм-каналында язган.

Мәктәп укучысы интернетта сәер роликлар караган да үзенә кастрация ясамакчы булган. Ул барын да ниндидер инструкция буенча башкара башлаган. Әмма бертуктамый кан ага башлагач, балигъ булмаган бала аңын җуйган.

Һушсыз туганына сеңлесе ашыгыч ярдәм чакырткан.

Медиклар үсмернең гомерен коткарып калган, җенси органын да саклаган. Малайның  туганнары белдерүенчә, моңа кадәр ул ир-атның җенси органының кирәксезлеге турында сөйләп йөргән. Хәзер исә ул фикерен үзгәрткән, ди.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас