

Баласының башын кисеп, рюкзакка салып, буага ташлаган сабыйның әнисе Елена Цуканова җинаять вакытында синтетик наркотиклар куллану нигезендә психотик халәттә булырга мөмкин. Шикләнелүче тылсым һәм эзотерика белән мавыккан.
ЭлегрәкЦуканова Пенза шәһәрендә яшәгән һәм анда тыелган матдәләр кулланган өчен эләккән. Аны бәйлелектән дәваланырга мәҗбүр итәләр.
Мәскәү өлкәсенә күчеп килгәч, хәсрәт-ана берничә тапкыр психиатрия дәваханәсенә эләгә. Ул галлюцинацияләргә зарланган. Шулай ук шизофрения, биполярка һәм депрессия препаратларын кулланган.
Бергә яшәгән ир-ат белән бергә ул баланы үтергән һәм гәүдәне балконга яшәргән, ә башын буага илтеп ташлаган. Ачыклаганча, малайга 6 яшь булган. Цуканова Вадим Зеландның «Трансерфинг реальности» эзотерик тәгълиматы, шулай ук тылсым һәм теге дөньялар белән бик нык мавыккан.
Социаль челтәрләрдә аның подпискалары арасында наркотиклар һәм псевдофилософик цитаталар турында тулы тыелган төркемнәр бар. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: shot телеграм каналы