Хәвеф-хәтәр
13 ноябрь 2025, 19:57

Яшь хатынның күзендә суалчан тапканнар

Ул анда ничек пәйда булган?

Омскида яшәүче хатынның күзендә суалчан тапканнар – паразит аның күз кабагы астында черки тешләгәннән соң пәйда булырга мөмкин.

SHOT ачыклавынча, яшь хатын Выходцев исемендәге Клиник офтальмологик дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Ул күз эчендә нидер селкенгәнгә охшаган сәер тойгыга зарланган. Тикшерү вакытында табиблар аның күзендә дирофилярия дип аталган тере суалчанга тап булган. Мондый суалчанның личинкасын ул черки тешләгәннән соң эләктергән булуы ихтимал. Бәхеткә, бу паразит кеше организмына эләккәч, үрчеми.

Яшь хатынга операция ясаганнар, ул үзен яхшы хис итә.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас