Хәвеф-хәтәр
14 Ноября 2025, 11:31

Матурлык бәйгесендә җиңүче кыз ике атна авырган да үлгән

«Русская красавица» титулы иясе, халык җырлары бәйгеләре җиңүчесе Юлия Рыбакова 29 яшендә үпкә ялкынсынуыннан (пневмониядән) вафат булган. Юлия 2 атна авырган, ләкин дәвалау нәтиҗә бирмәгән.

Матурлык бәйгесендә җиңүче кыз ике атна авырган да үлгәнМатурлык бәйгесендә җиңүче кыз ике атна авырган да үлгән
Матурлык бәйгесендә җиңүче кыз ике атна авырган да үлгән

Юлия Рыбакова тәмамлаган И.С. Палантай исемендәге Мари мәдәният һәм сәнгать көллияте хәбәр иткәнчә, үлем сәбәбе пневмония нәтиҗәләре булган.

Аны 28 октябрьдә «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән, аннары хастаханәгә салганнар. «Температурасы 40 градус иде, капельницалар ярдәм итмәде», – дип сөйләгән Рыбакованың якыннары.

«Берничә көн эчендә авырып киттем», – дигән Юлия дусларына, терелергә өметләнгән. Тик 9 ноябрьдә вафат булган. 10 ноябрь көнне Чиләбедә Трактор төзүчеләр мәдәният йортында Юлияне соңгы юлга озатканнар. Ул биредә яшьләр белән эшләү белгече булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: 

https://aif.ru/culture/29-letnyaya-russkaya-krasavica-rybakova-sgorela-ot-pnevmonii-za-2-nedeli
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас