Хәвеф-хәтәр
14 ноябрь 2025, 12:25

Чиләбе өлкәсендә 51 баланы утырткан автобус автовоз белән бәрелешкән

51 баланы утырткан автобус Чиләбе өлкәсендә автовоз белән бәрелешкән – дүрт балигъ булмаган бала зыян күргән.

Чиләбе өлкәсендә 51 баланы утырткан автобус автовоз белән бәрелешкәнЧиләбе өлкәсендә 51 баланы утырткан автобус автовоз белән бәрелешкән
Чиләбе өлкәсендә 51 баланы утырткан автобус автовоз белән бәрелешкән

Һәлакәт "Урал"М-5 трассасында була.

"Автобус водителе, 1984 елгы ир-ат, тизлек һәм дистанцияне дөрес сайламаган. Үз чиратында, автовоз йөртүчесе, 1986 елгы ир-ат, шулай ук шәп бару сәбәпле ярымприцепның автобуска  бәрелүенә китергән", – дип билгеләп үттеләр инспекция матбугат хезмәтендә.

Салонда 51 бала булган. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек дүрт пассажир медицина учреждениесенә китерелгән. Һәлакәттән соң билгеләнгән урынга алмаш автобус килгән, ул калган балаларны Миасс шәһәренә курортка китергән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас