Краснодар краеның Северская станицасында табиблар “Газель” бәрдергән укучы кызны, үзен яхшы хис итмәсә дә, дәваханәдән чыгарганнар. Бу хакта 14 яшьлек үсмер кызның әнисе Kub Mash Телеграм-каналына сөйләгән.
Хатын сүзләренчә, юл авариясе 21 октябрьдә җәяүлеләр кичүендә теркәлгән. “Газель” бәрдерүеннән соң ул читкә чыгып очкан һәм аңын җуйган. Северск дәваханәсендә аңа баш мие селкенүе һәм баш сөяге-мие җәрәхәте диагнозалры куйганнар. Ана кеше сүзләренчә, медиклар кызның сынган урыннарын тапмаган. Әмма баш җәрәхәтенә хас гадәти билгеләрдән тыш, кызның тәне авырткан – аеруча уң кулбашы һәм уң аягы. Кызның әнисе авыртулар хакында табибка даими әйтеп торуларын дә ассызыклаган. “Авариядән соң кулбашындагы авыртуы көчәйгәннән-көчәйде. Тик моңа карамастан, ике тәүлек ярымнан соң ятып кына торган авыр хәлдәге баланы дәваханәдән чыгардылар”, – дип сөйләгән хатын.
Аптыраган гаилә шәхси клиникаларга мөрәҗәгать иткән, анда үсмердә ике сыну очрагын теркәгәннәр. “Кызым һаман шундый авыр хәлдә. Ул каталкада гына хәрәкәт итә ала”, – дигән баланың әнисе.
Журналистларга Северск дәваханәсенең баш табибы пациент кызны куп чыгармадык, ә аның диагнозы медицина сере булып тора дигән.
Гаилә медицина юристы белән җинаять эшен кузгатуга ирешергә тели.
Чыганак: lenta.ru