

Инфекция күз кабагына эләккән һәм күз орбитасына йоккан.
Shot белән әңгәмәдә башкалада яшәүче Алина сөйләгәнчә, күптән түгел аның бер яшьлек улы Славада көчле томау барлыкка килгән һәм 39 га кадәр температурасы күтәрелгән. Бу хәл биш көн дәвам иткән.
Славаның әти-әнисе йоклар алдыннан баланың танавын юдырырга булган. Бу бик тиз ярдәм иткән: томавы бетеп, баланың яхшы сулый башлаган. Ләкин, юганнан соң дүрт көн үткәч, температура кире күтәрелгән һәм сабыйның күзләре шешенгән.
Славаны ашыгыч рәвештә Мәскәү дәваханәлерең берсенә госпитализацияләгәннәр, анда аңа наркоз астында КТ ясаганнар. Балага гаймороэтмоидит (борын куеннары ялкынсынуы) һәм уң күзлекнең субпериосталь абсцессы диагнозын куйганнар.
Гади генә итеп әйткәндә: күз тирәсенә бик күп гной җыелган, бу исә күз күременә куркыныч тудыра башлаган. Малайга антибиотиклар биргәннәр һәм аспирация ясаганнар.
Хәзер Славаның хәле яхшырган. Табиблардан башка дәвалану шундый кызганыч нәтиҗәләргә китерә!