Хәвеф-хәтәр
11 Ноября 2025, 05:00

Юл аша чыккан хатынны берьюлы ике машина бәрдергән

Аллаһ сакласын!

Республика дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналыннан.Республика дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналыннан.
Фото:Республика дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналыннан.

Кичә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Уфаның Кувыкин урамында җәяүле катнашлыгында юл авариясе теркәлгән. Республика дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, “Датсун он- ДО” машинасы, Эшче корреспондентлар урамы буйлап  Софья Перовская урамына табан хәрәкәт иткәндә юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып барган хатынны бәрдергән. Машинага бәрелү белән ул каршы юл полосасына чыгып очкан. Анда хатын “Фольксваген Гольф”  машинасына бәрелгән.

Кызганычка каршы, карап торышка 50-55 яшьләрдәге хатын авария урынында һәлак булган.

Еш кына юл йөрү кагыйдәләре кан белән язылган диләр, тик нишләптер бу хакта онытучылар күп...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас