Хәвеф-хәтәр
11 Ноября 2025, 05:09

Камчаткада апокалипсис: циклон көчле давыл һәм кар яудырган

Кешеләрне удалёнкага җибәргәннәр, самолетлар башка аэродромнарга озатылган, ә юлларда –дистәләгән ауган агачлар. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Камчаткада  апокалипсис: циклон көчле давыл һәм  кар яудырганКамчаткада  апокалипсис: циклон көчле давыл һәм  кар яудырган
Камчаткада апокалипсис: циклон көчле давыл һәм кар яудырган

SHOT билгеле булганча, куәтле циклон бүген ярымутрауның көньягына ишелгән. Петропавловск-Камчаткада давыллы җил шәһәр буйлап дистәләгән агачларны машиналарга һәм юлларга аударган. Кайбер районнарда электр чыбыклары кар авырлыгына түзә алмаган һәм очкынлана башлаган. Электр энергиясе белән бәйле өзеклекләр булуы турында хәбәр ителә.

Хакимият предприятиеләргә хезмәткәрләрне удаленкага күчерергә киңәш иткән, ә Петропавловск-Камчатка һәм Елизов районы мәктәпләрендә дәресләр туктатылган.

Төбәкнең берничә районында ташкын куркынычы турында кисәтү игълан ителгән. Шулай ук аэропортта Мәскәү, Новосибирск, Магадан, Хабаровск, Владивосток һәм Көньяк-Сахалинсктан рейслар тоткарлана.

 

Камчаткада  апокалипсис: циклон көчле давыл һәм  кар яудырган
Камчаткада апокалипсис: циклон көчле давыл һәм кар яудырган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас