

Бу хакта РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә. Адвокат Николай Чернышук сүзләренчә, үлгән кызның олы абыйсы махсус диспансерда туберкулездан дәваланган. Әнисе аның белән булган, ә ике яшьлек кызын "Дружба"шифаханәсенә профилактик савыктыруга җибәргәннәр.
Әмма гаилә фаҗига белән очраша. 17 октябрь иртәсендә табиблар әнисенә ике яшьлек кызның вафат булуын хәбәр итә.
"Ул йоклап киткән һәм уянмаган. Яру нәтиҗәләрен көтегез", – ди табиблар баланың әнисенә. Ярып карау нәтиҗәсе балада инсульт булуын күрсәтә. Шәфкать туташы хәбәр иткәнчә, кыз берничә көн үзен начар хис иткән, ашаудан баш тарткан һәм сүлпән булган, әмма дәвалаучы табиб симптомнарны антигистамин препаратларны кабул итү нәтиҗәләренә сылтаган.
Чыганак: Уфа РБ