+17 °С
Облачно


Әлегә билгеле булуынча, кичә көндезге сәгать бишләрдә Ишебмай – Верхотор автомобиль юлының 16нчы километрында моңа кадәр “права”сыннан мәхрүм ителгән ир-ат “Шевроле Круз” машинасында юлдан төшеп киткән һәм транспорт чарасы ауган.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Шевроле Круз”дагы пассажир хатынны дәваханәгә алып киткәннәр, кызганычка каршы соңрак ул реанимациядә үлгән.
Дәүләт автоинспекторлары тикшерү оештырган.
Чыганак: bashinform.ru