Хакасиянең Абакан шәһәрендә кинотеатрда фильм караган вакытта 30дан артык кешенең күзләре пешкән. Бу хакта Вaza Telegram-каналда хәбәр итә.
Басма мәгълүматы буенча, “Наутилус” кинотеатрына килүчеләрнең күзләре пешкән. “Папины дочки” киносын караганнан соң 32 кеше зыян күргән, шуларның 20се — балалар. Беренчел мәгълүматлар буенча, кинотеатр хезмәткәрләренең берсе дезинфекция вакытында лампаларны сүндерергә оныткан.
Бактерицидлы лампалар фильмны караган вакытта эшләүләрен дәвам иткәннәр. Барлык зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелгән. Басма хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан инде.
Чыганак: lenta.ru