+20 °С
Облачно


Әлеге вакыйга Стәрлетамакта була. Ике дус егет пневматик пистолет белән уйнаганда, нидер бүлә алмыйча, атыша башлаганнар.
Пуля малайның күзен бәреп чыгарып, башында калган. Аны табиблар әлегә кадәр чыгара алмый. Зыян күрүче малай дәваханәдә. Аның әти-әнисе полициягә гариза язган.
Моңа кадәр интернет челтәрләрендә пневматик пистолетан бәйсез этләргә балконнан атучы хатын урамнан үтеп баручы 14 яшьлек кызга эләккән, дип язганнар иде.
Чыганак: Башкирия онлайн