Хәвеф-хәтәр
5 Ноября 2025, 09:42

Янгында ике бала үлгән, берсе авыр хәлдә

Уссурийскида Полушкин урамындагы күп фатирлы йортта коточкыч фаҗига булган. 1 ноябрь төнендә фатирларның берсендә янгын чыккан. Бу вакытта өйдә 6 айлык, 2 һәм 3 яшьлек өч кечкенә бала гына булган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.  

Янгында   ике бала үлгән, берсе авыр хәлдәЯнгында   ике бала үлгән, берсе авыр хәлдә
Янгында ике бала үлгән, берсе авыр хәлдә

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр ишекне ватып ачарга мәҗбүр була. Төтенле фатирда алар аңсыз хәлдәге 3 баланы таба. Сабыйларны шунда ук «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшыралар, әмма 6 айлык һәм 2 яшьлек баланы коткарып кала алмаганнар. 3 яшьлек бала ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган. Аның хәле авыр, сабыйны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

Билгеле булганча, балалар өйдә үзләре генә булган. Аларның әти-әнисе кайда булуы һәм балаларны ни өчен үзләрен генә калдырулары билгесез.

Моннан тыш, коткаручылар подъезддан тагын 4 кешене, шул исәптән 1 баланы эвакуацияләгән.

Якынча версия буенча, янгынның сәбәбе балаларның ут белән шаяруы булырга мөмкин. Фатирда көл савытлары һәм зажигалкалар табылган. Янгыннан бүлмәләрнең берсендәге диванга зыян килгән.

Прокуратура әлеге эшне тикшерүне аерым контрольгә алган. Белгечләр опека органнарының эшен дә тикшерәчәк, чөнки бу – имин булмаган гаилә саналган. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хокук саклау органнары шөгыльләнә.

Приморье краеның Тикшерү комитетында янгын факты буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас