Хәвеф-хәтәр
5 Ноября 2025, 07:36

Русияле-парапланерист Төркиядәге кыядан егылып, һәлак булган

Русияле-парапланерист Төркиядәге кыядан егылып, һәлак булган.   

Русияле-парапланерист Төркиядәге кыядан егылып,  һәлак булганРусияле-парапланерист Төркиядәге кыядан егылып,  һәлак булган
Русияле-парапланерист Төркиядәге кыядан егылып, һәлак булган

Ул парапланеризм өчен иң популяр урында очкан SHOT ачыклаганча, 37 яшьлек Вячеслав Грибанов спидфлай буенча мәктәп курсларында очарга өйрәнгән, башка укучылар һәм инструкторлар белән бергә Төркиягә киткән.

Анда Вячеслав парапланеристларның иң танылган нокталарының берсе — Олюдениз районында Бабадагның 1700 метрлы полосасыннан очкан.

Ләкин очу вакытында Грибанов кыялы җиргә егылган. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырткан. Килгән табиблар аның үлемен раслаган.

Парапланеристның гәүдәсен Фетхие хастаханәсе моргына китергәннәр.

Соңгы видеоны Вячеслав социаль челтәрдә 11 сәгать элек урнаштырган: ул матур күренешләр белән уртаклашкан һәм очышка әзерләнгән. Һәлак булучы тумышы белән Питердан.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас