

SHOT мәгълүматлары буенча, зыян күрүче Шарм-эш-Шейхтагы дүрт йолдызлы Вarcelo Tiran Sharm Hotel кунакханәсендә ял иткән.
Бөҗәк аны пляждагы барда кичке аш вакытында, караңгы төшкәч тешләгән. Соңрак хатын-кызда гематома барлыкка килә һәм зур тизлек белән үсә башлый.
Кунакханә табибы аны нәрсә тешләгәнен төгәл әйтә алмаган, әмма русияле үзе, бу дөя үрмәкүч (сольпуга) ди.
Гаять зур Мисыр үрмәкүчләре (озынлыгы 15 см га кадәр) кичен һәм төнлә активлаша, аларны еш кына Мисыр курортларында очратырга мөмкин. Алар кешегә һөҗүм итәләр һәм тиз генә качалар.
Бөҗәкләр коточкыч күренсә дә, алар кешегә зыян китерми. Сольпуга тешләүләре көчле ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук инфекция эләгеп, аның канга таралу мөмкинлеге бар.