Хәвеф-хәтәр
2 Ноября 2025, 14:49

Акыл тешен алдырып, реанимациягә эләккән

Подмосковьеда яшәүче хатын-кыз шәхси клиникада акыл тешен алдырганнан соң абсцесс белән реанимациягә эләккән

Акыл тешен алдырып, реанимациягә эләккәнАкыл тешен алдырып, реанимациягә эләккән
Акыл тешен алдырып, реанимациягә эләккән

SHOT билгеле булганча, Красногорскидан 25 яшьлек Анастасия (исеме үзгәртелде) март аенда акыл тешеннән котылу өчен шәхси клиникага мөрәҗәгать иткән.

Алдыру планлы, ләкин катлаулы булган. Икенче көнне кызның муены шешеп, температурасы күтәрелгән.

Аның сүзләренчә, теш алган табиб аны тынычландырган һәм антибиотиклар кабул итәргә киңәш иткән. Алты көн эчендә хәл яхшырмаган һәм Настя ЛОРга мөрәҗәгать иткән.

Пациенткада паратонзилляр абсцесс табылган, аны ашыгыч рәвештә хирургка җибәргәннәр. Эш судка кадәр барып җитмәгән, кыз клиника белән килешү имзалаган.

Аңа чыгымнарны каплаганнар һәм реабилитациягә матди компенсация түләгәннәр. Калган сумманы кыз пластик операциягә сарыф итәргә планлаштыра.

Чыганак: SHOT

Акыл тешен алдырып, реанимациягә эләккән
Акыл тешен алдырып, реанимациягә эләккән
Акыл тешен алдырып, реанимациягә эләккән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас