

37 яшьлек Михаилның хатыны сөйләгәнчә, ул махсус операциядә катнашып, июльдә яраланып кайткан.
Госпитальдән соң аны ике айга өенә дәваланырга җибәргәннәр. Михаил өйдә бары бер тапкыр гына кунган, шуннан соң коттедж арендалап, эчеп яткан.
Ир-ат инде исерек килеш машина йөрткән өчен җаваплылыкка тартылган, һәм хатыны, аның сүзләренчә, Михаилны автомобиль сатып алмаска күндергән.Ләкин яраланганнансоң аңа йөрүе авыр булгач, автомобиль сатып алган.
"Мин үземне хәзер аны туктата алмаганым өчен гаеплим. Мин тырышып карадым. Ләкин ул тыңламады бит".
Исегезгә төшерәбез, кичә Свердловкс өлкәсендә “Lada” да ир-ат зур тизлектә өч мәктәп укучысын бәрде. Аларның икесе апалы-сеңелле булган, 2016 һәм 2018 елгы кызлар урында ук үлгән. 2014 елгы кыз авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган, аны үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырганнар.
Михаил үзе дә хастаханәдә ята. Үлемгә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган.
Шәһәрдә барлык күңел ачу чараларын кичектергәннәр, дип яза "Сак булыгыз, яңалыклар"каналы.