

Мәскәүнең Одинцово районында эт сабыйга ташланган
SHOTка билгеле булганча, фаҗига Одинцово районында Трехгорка дача бистәсенең шәхси йортында булган. Ике айлык балалы гаилә бабай янына кунакка килгән. Этне өйдә бикләп куйганнар, ә бала белән колясканы участокта калдырганнар.
Этнең бинадан чыгып, участок буйлап чабып, коляскасын аударып, сабыйга ташланганын берәү дә сизмәгән. Бала урынында һәлак булган.
Эт элек мондый агрессия күрсәтмәгән, дип язалар. Башта ул бала белән уйнарга теләгән һәм көчен исәпләмәгән, дип фаразлыйлар.
Хәзер эткә йоклату куркынычы яный.
Үлгән сабыйның гаиләсе иминнәрдән санала: әти-әнисе икесе дә Мәскәү вузларының берсендә укыталар.