Хәвеф-хәтәр
30 Октября 2025, 05:00

Автоледи педальләрне бутаган һәм юл-патруль хезмәте инспекторын тапаган

ГАИ хезмәткәре, мөгаен, башка йөри алмаячак, диләр.

Автоледи педальләрне бутаган һәм юл-патруль хезмәте инспекторын тапаганАвтоледи педальләрне бутаган һәм юл-патруль хезмәте инспекторын тапаган
Автоледи педальләрне бутаган һәм юл-патруль хезмәте инспекторын тапаган

Питерда 49 яшьлек хатын-кыз катнашында юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергән вакытта ГАИ хезмәткәре аны машинасын юл кырыена күчерергә сораган.

Автомобиль руле артындагы хатын  паникага бирелеп, газга баскан һәм инспекторны икенче машинага китереп кыскан.

46 яшьлек полиция хезмәткәре авыр җәрәхәтләр алган – ул башкача йөри алмаячак, диләр. Автоледи сүзләренчә, ул “дулкынланган һәм педальләрне бутаган".

Чыганак: Башкирия онлайн

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас