Хәвеф-хәтәр
29 Октября 2025, 10:14

Ял итүчеләргә пиранья балыклары һөҗүм иткән

Бразилиядә популяр пляжларның берсендә ял итүчеләргә пираньялар һөҗүм иткән.

Ял итүчеләргә пиранья балыклары  һөҗүм иткәнЯл итүчеләргә пиранья балыклары  һөҗүм иткән
Ял итүчеләргә пиранья балыклары һөҗүм иткән

Бу хакта Daily Mail хәбәр итә. Инцидент Амазонка елгасы ярында Мирити пляжында якшәмбе, 26 октябрьдә булган.

Агрессив балыклар көтүе җиде су коенучыга һөҗүм иткән. Балыклар  җиде айлык сабыйның да  аяк бармагының бер өлешен тешләгән.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткән һәм яраларын эшкәрткән.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас