Хәвеф-хәтәр
29 Октября 2025, 07:24

Русияле Һиндстанда эчәк инфекциясеннән үлгән

SHOT мәгълүматлары буенча, Мәскәүдән 63 яшьлек Татьяна ире белән бергә илнең төньягында Уттар-Прадеш штатындагы кунак йортында яшәгән.

Русияле Һиндстанда эчәк инфекциясеннән үлгәнРусияле Һиндстанда эчәк инфекциясеннән үлгән
Русияле Һиндстанда эчәк инфекциясеннән үлгән

Якшәмбе көнне хатынның хәле начарланып, аның тыны кысыла башлаган. Аны ашыгыч рәвештә шәхси клиникага озатканнар, ләкин анда хәле начарлануы дәвам иткән. Соңрак аны башка хастаханәгә күчерәләр, анда ул барып җиткәч һәлак була. Соңгы берничә көндә хатын-кыз эчәк инфекциясеннән интеккән, бу хәлнең кискен начараюына китерергә мөмкин, диләр.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас