+21 °С
Болытлы


Малай эч авыртуга зарлангач, аны дәваханәгә китергәннәр. Баланың юан эчәгендә ташлар тапканнар. Ата-аналар моның нинди шартларда булганын аңлата алмаган.
"Табиблар пациентка чистарту һәм ялкынсынуга каршы терапия билгеләгәннәр һәм аның хәлен биш көн дәвамында күзәткәннәр. Дәвалану нәтиҗәсендә ташлар табигый юл белән чыккан, һәм баланың хәле яхшырган", — дип хәбәр иткәннәр Ставрополь өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
чыганак: Рен ТВ каналы