Хәвеф-хәтәр
28 октябрь 2025, 06:50

Наркотик төргәгенә төелеп үлә язган

Бәләбәй наркоманы полиция күргәч мефедрон белән төргәкне йотып, төелеп үлә язган.

Наркотик төргәгенә төелеп үлә язганНаркотик төргәгенә төелеп үлә язган
Наркотик төргәгенә төелеп үлә язган

 39 яшьлек ир-ат мефедронны урманнан алып чыккан вакытта, аны полиция хезмәткәрләре кулга алган.  Куркуыннан ул төргәкне авызына кабып, төелеп үлә язган.

 Хезмәткәрләр аны хастаханәгә илтеп өлгергән, табиблар коткарган. Суд аны дүрт елга шартлы рәвештә сынау срогы белән хөкем иткән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас