Хәвеф-хәтәр
27 октябрь 2025, 05:31

Янгыннан котылырга теләп җиденче каттан сикергән

Русияле янгыннан котылырга теләп җиденче каттан сикергән

Янгыннан котылырга теләп җиденче каттан сикергәнЯнгыннан котылырга теләп җиденче каттан сикергән
Янгыннан котылырга теләп җиденче каттан сикергән

Русия башкаласында яшәүче җиденче каттан сикергәннән соң, агачка эләгеп калган.

Ир-ат исән калган, дип хәбәр итә Мәскәү гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Telegram-каналында. Аныкланганча, янгын Планерная урамындагы күпфатирлы йортларның берсенең фатирында чыккан. Янгын сүндерүчеләр ир-атны коткарган һәм аны табибларга тикшерү өчен тапшырган. Тагын ике хатын-кыз янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үз көчләре белән чыгып өлгергән. Янгын сүндерү барышында югарыдагы катлардан янгын сүндерүчеләр тагын биш кешене чыгарган, шуларның берсе — бала.

Сүндерүгә Мәскәү янгын-коткару гарнизонының 35 хезмәткәре һәм 11 берәмлек техникасы җәлеп ителде, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

чыганак: лента.ру

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас