

Русияле, хәбәр ителгәнчә, 11 яшьлек улын яланаяк 16 октябрьдә куып чыгарган. Бу хакта полицейскийларга шаһит хәбәр иткән – ул Гагарин урамындагы фатирдан аяк киемсез елаган бала йөгереп чыгуы турында җиткергән . «Ачыкланганча, 11 яшьлек малайның әнисе исерек хәлдә тәрбия бирүнең ярамаган ысулларын кулланган. Фатирда шулай ук аның икенче биш айлык улы да булган», – диелә министрлык хәбәрендә.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, хатын-кыздан ике баласын да тартып алганнар. Аларны балалар йортына урнаштырганнар.
чыганак: Лента. ру