Хәвеф-хәтәр
27 октябрь 2025, 07:23

Уфада правасыз студент агачка барып бәрелгән

 Зыян күрүче җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Уфада правасыз студент  агачка барып бәрелгәнУфада правасыз студент  агачка барып бәрелгән
Уфада правасыз студент агачка барып бәрелгән

Авария бүген иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә, Высоковольтная урамындагы 16 нчы йорт каршында булган.

Уфа дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  мәгълүматы буенча, «Дэу Нексиа» автомобилен йөртүче, Шоссейная урамына таба барганда, агачка барып бәрелгән. Документларны тикшерү барышында машина руле артында Уфа көллиятләренең берсенең балигъ булмаган правасыз студенты булуы ачыкланган. Хәзерге вакытта урында автоинспекторлар һәм башка хезмәтләр эшли. Булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас