Хәвеф-хәтәр
27 октябрь 2025, 07:16

Җиде йөк машинасы бәрелешкән

Иркутск өлкәсендә йөк машиналары белән массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә булган.

Җиде йөк машинасы бәрелешкәнҖиде йөк машинасы бәрелешкән
Җиде йөк машинасы бәрелешкән

Бер кеше һәлак булган, тагын берсе җәрәхәтләр алган.  Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Авариядә җиде йөк машинасы, шул исәптән автовоз һәм бер җиңел автомобиль бәрелешкән һәм янган. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары янгынны сүндергән.

Урында 19 кеше һәм сигез берәмлек техника эшли. Юллар өлешчә ябылган.

Фото: Иркутск өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас