Хәвеф-хәтәр
27 октябрь 2025, 09:32

Физкультура укытучысын урамда буып үтергәннәр

Оренбург өлкәсендә физкультура укытучысын рәхимсез рәвештә үтергәннәр.

Физкультура укытучысын урамда буып үтергәннәрФизкультура укытучысын урамда буып үтергәннәр
Физкультура укытучысын урамда буып үтергәннәр

Психик яктан авыру ир-ат укытучыны  көндез аның автомобиле салонында җанлы урамда буып үтергән һәм авария инсценировкаларга тырышкан.

SHOT ка мәгълүм булганча, Беренче гимназиянең физкультура укытучысы Марина Садыйкова Богуруслан шәһәренең җанлы урамнарының берсендә үз машинасына утырган булган. Ул ишекне ябарга өлгерми, аңа 42 яшьлек ир-ат ташлана. Ул аны салонга төртеп кертеп,буа башлаган.

Марина  кычкырган, ләкин аңа беркем дә ярдәм итәргә өлгерми. Аннары җинаятҗче машинаны аның белән бергә урлый һәм авария инсценировкалый. Әмма

полиция хезмәткәрләре үлемнең юл-транспорт һәлакәте белән бәйле булмавын ачыклаган. Ир-ат психиатрия  буенча исәптә тора. Ул һәлак булган хатын белән таныш булган, аның белән күрше йортларда яшәгән.

Чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас