Хәвеф-хәтәр
26 октябрь 2025, 16:31

Биш яшьлек бала сеңлесен дүртенче каттан ыргыткан...

Сабыйга бер ай да булмаган: Татарстанда биш яшьлек кыз яңа туган сеңлесен дүртенче каттан ыргыткан

Биш яшьлек бала сеңлесен дүртенче каттан ыргыткан...Биш яшьлек бала сеңлесен дүртенче каттан ыргыткан...
Биш яшьлек бала сеңлесен дүртенче каттан ыргыткан...

Татарстанда коточкыч фаҗига булган. Бу коточкыч хәл Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә булган.

Беренче версия буенча, биш яшьлек кыз дүртенче каттан үз сеңлесен ыргыткан, ул әле нибары өч атналык кына булган.

Очраклы үтеп баручылар фаҗига шаһитлары булганнар. Урынга оператив рәвештә табиблар һәм тикшерү-оператив төркем чакыртыла, әмма сабыйны коткарып кала алмыйлар. Һәлакәт вакытында балалар өйдә үзләре генә булган.

Соңрак ачыкланганча, әтисе эштә булган, ә әнисе фатирны билгесез сәбәпләр аркасында ташлап чыгып киткән — аның кайда булуы ачыклана.

Гаилә, беренчел мәгълүматлар буенча, имин саналган. Тикшерүчеләр булган хәлнең барлык версияләрен эшкәртәләр.

Аларның берсе буенча, фаҗига яшь бала белән ялгыз калган биш яшьлек кыз гаебе белән килеп чыккан. Әмма белгечләр башка хәлләрне дә кире какмый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас