+21 °С
Болытлы


Машинага ут төрткәннәр, дигән фикер йөри. SHOT мәгълүматлары буенча, бүген төнге сәгать икеләр тирәсендә Мәскәүнең Теплый Стан районында яшәүчеләр янган УАЗ автомобилен күргәннәр.
Ким дигәндә 20 квадрат мәйданда УАЗ 2206 («Буханка»), Audi, Volkswagen һәм Ford (барысы да Мәскәү номерларында) янган.
Янгынны сүндергәннән соң, УАЗ салонында ике кешенең үле гәүдәсен тапканнар. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең төгәл сәбәпләре ачыклана.
Фото:ясалма фәһем