Хәвеф-хәтәр
24 октябрь 2025, 07:06

Кофемашина аркасында янгын чыккан

Курск өлкәсендә торак йортта кофемашина аркасында янгын чыккан.

Кофемашина аркасында янгын чыкканКофемашина аркасында янгын чыккан
Кофемашина аркасында янгын чыккан

Сүз Иванино бистәсендәге шәхси йорт турында бара –  янгын хуҗалар өйдә булмаган вакытта башланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе төзек булмаган кофемашина булган.

Нәтиҗәдә янгын кухняны чолгап алган һәм бинаның биш квадрат метрын зарарлаган. Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндергәннәр.

Чыганак: Лента.RU

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас