Хәвеф-хәтәр
22 октябрь 2025, 04:39

Коточкыч юл һәлакәте

Бер хатын һәм 12 яшьлек кыз Чиләбе өлкәсендә Бөре-Тастуба-Сатка автоюлында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган.

Коточкыч юл һәлакәтеКоточкыч юл һәлакәте
Коточкыч юл һәлакәте

Инцидент кичә иртән була. Ярымприцеплы йөк машинасы  водителе юеш асфальтта идарәне югалта һәм каршы юл полосасындагы машинага бәрелә. Анда  балигъ булмаган балалы хатын-кыз булган, дип хәбәр иттеләр төбәк дәүләт автоинспекциясендә.

Һәлакәт урынында хокук саклаучылар һәм ашыгыч хезмәтләр эшли, дип өстәделәр төбәк буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Авария нәтиҗәсенә җиңел машина водителе һәм андагы 12 яшьлек кыз һәлак була. 

Чыганак:  РЕН ТВ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас