Хәвеф-хәтәр
21 октябрь 2025, 07:33

30 бала анасы МХО зонасына гуманитар ярдәм алып барганда авариягә очраган

30 бала анасы Благовещенск шәһәреннән махсус хәрби операция зонасына  гуманитар ярдәм алып барганда авариягә эләккән.

30 бала анасы МХО зонасына  гуманитар ярдәм алып барганда авариягә очраган30 бала анасы МХО зонасына  гуманитар ярдәм алып барганда авариягә очраган
30 бала анасы МХО зонасына гуманитар ярдәм алып барганда авариягә очраган

Ирина Вервельская хәрбиләр янына  гуманитар ярдәм белән тулы "Газель" дә барган. Аның улы да бүген МХО да илебез мәнфәгатьләрен яклый.

Саратов өлкәсендә алар юл һәлакәтенә эләгә, көчле бәрелү  Ирина ягына туры килә. Аны кабинадан  коткаручылар тартып чыгара.

Әлге вакытта ул Балаково дәваханәсендә, аны операциягә һәм Уфага күчерергә әзерлиләр.

Волонтерлар гуманитар ярдәмне яугирләргә исән-имин илтеп тапшырган.

Иринаның өч үз баласы бар, икесе уллыкка 25е тәрбиягә алынган. Аларның күбесе инде үскән һәм үз гаиләләре белән яши.

Чыганак: Mash Batash

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас