

SHOT мәгълүматлары буенча, Обнинск шәһәрендә төзелеш белән шөгыльләнүче 56 яшьлек эшкуар Андрей Таиландка гаиләсе белән ялга килгән. Турны 10 көнгә сатып алган булганнар. Гаилә популяр Карон пляжы янындагы кунакханәгә урнаша һәм кичен диңгезгә бара.
Андрей диңгезгә ялгызы гына йөзәргә кергән һәм озак кына судан чыгарга теләмәгән. Ярты сәгатьтән соң хатыны иренең хәрәкәтләнми башлаганын күреп кала. Урындагы коткаручылар туристка ярдәмгә ташлана һәм яр буенда аны реанимацияләргә тырыша. Әмма, ир-ат соңрак дәваханәдә үлә. Суда аны көзән җыера башлаган, диләр. Һәлак булучының ике кызы калган.